Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда җылылык белән тәэмин итүче хуҗалык җылыту сезонын башларга әзер

Җылыту сезоны урамдагы һава температурасы биш көн дәвамында тәүлегенә уртача +8 градустан түбән торса башланырга тиеш.

Беренче салкын көннәр башлануга, безнең шәһәр кешеләре ике лагерьга бүленә. Беренчеләре, нигездә, кечкенә бала тәрбияләүче әниләр, йортларга тиз арада җылылык бирүен тели, ә икенчеләре, бераз гына булса да акча экономияләргә теләп: “Форточканы ачып, урамны җылытырга теләмибез”, – диләр.

Соңгы елларда шәһәрнең социаль-мәдәни учреждениеләренә һәм торак йортларына җылылык бирүдә тоткарлык күзәтелмәде. “Газпромэнерго Казан” предприятиесенең “Бавлинский” филиалы баш инженеры Виталий Никитиннан алган мәгълүматка караганда, узган елда җылыту сезоны 17 сентябрьдә башланган. Агымдагы елда җылылык сезоны соңрак башланыр, урамдагы һава температурасы әлегә югары. Мәсәлән, 11 сентябрьдә, төнлә көчле кырау төшсә дә, уртача тәүлеклек температура 8 градустан югары булды.

Виталий Никитин сүзләренә караганда, җылылык белән тәэмин итүче хуҗалык җылыту сезонын башларга тулысынча әзер. Котельныйларда барлык ремонт-профилактика эшләре башкарылган, җылылык челтәрләрен реконструкцияләү планы үтәлгән. Предприятие хезмәткәрләре хезмәт күрсәтүче оешмалар белән бергә барлык учреждениеләр һәм йортларның җылыту системасын опрессовкалаган.

Район башкарма комитетыннан тиешле боерык алынуга, балалар бакчалары, хастаханә, мәктәпләр һәм торак йортларга шундук җылылык бирәчәк. Моның кайчан булачагын һава торышы гына хәл итә.

Фото fishki.net

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев