Җәмгыять

Баулыда “соры” хезмәткәрләрне ачыклыйлар

Баулы районында эшсезләр саны кимеми: октябрьдә халык мәшгульлеге үзәгендә 187 кеше исәптә торган, бүгенге көндә аларның саны – 193 кеше. Бу хакта район җитәкчелеге белән очрашуда Баулы халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Рима Солтанова хәбәр итте. Шул ук вакытта, спикер районда 154 вакансия булуын билгеләп үтте.

Район җитәкчелеге белән әңгәмә барышында, район предприятиеләрендә “соры” хезмәт базары булу-булмавын тикшерү турында карар кабул ителде. Әйтик, мәсәлән, районда рәсми рәвештә мәшгульлек үзәгендә исәптә торган һәм эшсез буларак пособие алган, шул ук вакытта, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашып, керем алган гражданнар булуы да ихтимал.

 


Нет комментариев