Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда машина йөртүчеләрне тикшерәләр

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Тонировка” дигән профилактик рейд үткәрә. 11 августтан шулай ук «Автобус» профилактик чарасы да башланып китте.

Баулы ЮХИДИ хезмәткәрләре эше машина йөртүчеләрнең пыялаларны тонировкалау кагыйдәләрен бозуларын булдырмауга юнәлдерелгән. Инспекторлар билгеләп үткәнчә, транспорт чарасы пыялалары яктылык үткәрү мөмкинлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш.

Кагыйдә бозучыларга тонировканы алып ташларга, РФ КоАП 3.1 өлешенең 12.5 маддәсе нигезендә, 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. 

18 августка кадәр дәвам итәчәк «Автобус» акциясе кысаларында рейс алды техник һәм медицина контроле таләпләренең үтәлеше, тахографларның булуы һәм төзеклеге, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәве тикшереләчәк. Уку елы башланыр алдыннан мәктәп автобуслары да җитди тикшерү узачак.

Фото: Айгөл Идиятуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев