Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда Чыршы базарлары ачылачак

Белгечләр чыршыларны декабрь урталарында сатып алырга киңәш итә, чөнки чын чыршыга өстенлек биргән очракта, алдан алынган агачның бәйрәмгә кадәр ылыслары коелып бетәргә мөмкин. Шулай ук аны “кара урман кисүчеләрдән” алмавың да хәерлерәк. Законсыз рәвештә киселгән чыршыга юлыкмас өчен, Роспотребнадзор агачны, сатучының питомник белән килешүе булган очракта, рәсми сату нокталарыннан гына алырга киңәш итә.

Быел Баулыда чыршы сатуның берничә ноктасы оештырылачак. Шәһәр башкарма комитетының “Чыршы сәүдәсен оештыру турында”гы 113 санлы карары (19.11.2021ел) нигезендә, Баулы шәһәре территориясендә чын чыршы 2021 елның 7 декабреннән 31 декабренә кадәр түбәндәге адреслар буенча сатылачак:

– Салих Сәйдәшев урамында – “ИНТЕР-Бавлы” автоүзәге янындагы автомойка территориясендә;

– Беренче Май урамы, 205нче йорт;

– Салих Сәйдәшев урамында – “Русалочка” автомойкасы янында;

– Беренче Май урамы урамында – “Красное и белое” кибете янында;

– Салих Сәйдәшев урамында – “Находка” кибете янында;

– Урман хуҗалыгы урамы, 1нче йорт;

– Октябрь мәйданында – “Универмаг” кибете янында;

– Вахитов урамында – “Пятёрочка” кибете янында;

– Салих Сәйдәшев урамы, 21нче йорт – азык-төлек кибете янында;

– Беренче Май урамы, 207нче йорт – “Пятёрочка” кибете янында;

– Октябрь мәйданында – шәһәр базары янында;

– Кыр урамы, 2 “А” йорты – “Beer” (инглиз теленнән – “сыра”) кибете янында;

– Энгельс урамы, 49 “А” йорты.

Экспертлар юанрак кәүсәле һәм сыгылмалы ботаклы чыршы сайларга киңәш итә, югыйсә, агач өйдә озак тормаячак. Чыршы сатып алганда, аны җиңелчә генә селкеп карарга кирәк. Энәләре коелса, мондый агачны сатып алмау яхшырак. Әлбәттә, чыршының ылысы исе булырга тиеш, ул агачның күптән түгел генә киселгәнлеген раслый.

Чыршыны сатып алганда, махсус сетка сорагыз. Сеткага төрелгән агач өйгә исән-имин кайта. Һәм шулай ук чыршыга өйдәге җылыга күнегергә кирәк: агачны бер-ике сәгатькә салкынча урынга куярга була.

Шул ук вакытта ясалма чыршы куючылар да шактый. Ни өчен кешеләр күбрәк ясалма чыршыга өстенлек бирә соң? Беренчедән, чын чыршының энәләре коелучан була. Вакыт узу белән, аның чүбе бөтен җиргә таралып бетә. Икенчедән, табигатьне саклыйм, агачларны кисмим, дигән кешеләр чын чыршы куймый. Өченчедән, берничә көн өчен генә чын чыршы сатып алырга акчасын кызганучылар да бар. Ясалма чыршыны исә, бер сатып аласың да, тагын күп еллар кулланасың. Саклап тота белсәң, билгеле. Дүртенчедән, өйдә аллергиядән интегүчеләр булса, чын чыршыдан ераграк торырга туры килер.

Ясалма чыршы сайлаганда, иң элек нәрсәгә игътибар итәргә соң? Иң элек, агачның нинди материалдан ясалуы аеруча әһәмиятле.

Ясалма чыршы сатып алганнан соң, беренче көннәрдә күпләр пластмасса исен сизә. Роспотребнадзор белгечләре билгеләп үткәнчә, пластикның кыска вакытлы җиңелчә исе булуы зыянлы түгел, ләкин кискен химик ис булу нормативларга туры килмәгән материаллар куллану турында хәбәр итә.

Ясалма чыршылар утка чыдам материаллардан эшләнергә яки янгынны булдырмый торган махсус чаралар белән эшкәртелергә тиеш. Чыршының тышлыгында янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат һәм агач ясауда кулланылган материалның исеме булырга тиеш. Шулай ук тышлыкта җитештерүче компания турында тулы мәгълүмат һәм чыршыны куллану кагыйдәләре дә язылган булу зарур.

Еш кына ясалма чыршыларга да аллергия реакцияләре булырга мөмкин. Баулы үзәк район хастаханәсе табиб-дерматологы Сәкинә Нуриева фикеренчә, әгәр гаиләдә ясалма чыршыга аллергия белән интегүче өлкәннәр яки балалар булса, мондый яңа ел бизәген сатып алмавың хәерлерәк.

– Ясалма чыршы көчле аллерген булып тора. Ул, табигый агач кебек үк, тузан туплый, аны тулысынча чистартып бетереп булмый, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” редакциясенә Сәкинә Нуриева. – Ясалма чыршыларның пластиктан ясалуын онытмыйбыз, шуңа күрә мондый агач аллергия реакцияләре китереп чыгарырга мөмкин: борын тыгылу, төчкерү, күз ачыту, йөткерү.

Табиб-дерматолог сүзләренчә, аллергия реакциясе шунда ук яки билгеле бер вакыт үткәч төрле формада күзәтелергә мөмкин. Мәсәлән, артериаль кан басымы түбәнәю, температура күтәрелү, кычыту булуы ихтимал. Хәтта анафилактик шок булырга мөмкин. Район хастаханәсе белгече билгеләп үткәнчә, табигый чыршының да аллергия китереп чыгаруы бар. Әмма табиб, бүлмәне даими рәвештә җилләткәндә, бер чыршы гына организмны агуламый, дип тынычландыра. Аллергия күзәтелгән очракта, антигистамин препарат кабул итәргә яки Яңа ел агачыннан бөтенләй баш тартырга кирәк. Соңгы елларда Баулы районында хастаханәгә ылыслы агачларга аллергия реакциясе белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев