Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда “авыл” пособиеләрен кем ала?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авылда кимендә өч ел яшәгән, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар кабул иткән иде. “Республика матди ярдәм үзәге”нең Баулыдагы 12нче бүлекчәсе мөдире Ләйсән Мөгътәсимова түләүләр шартлары турында аңлатма бирә.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 2018 елның 9 февралендә кабул иткән “Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелүче түләү турында”гы 67нче карары нигезендә, авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга 2018 елның 1 гыйнварыннан түбәндәге суммада акча бирелә:

*25 яшькә кадәр беренче бала туганда – 50 мең сум;

*29 яшькә кадәр өченче бала туганда – 100 мең сум.

Беренче (өченче) бала туганда бер тапкыр бирелүче акча түбәндәге шартлар үтәлгәндә түләнә:

* бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туганда;

* түләү алучының Россия Федерациясе гражданы булуы (гражданлыкны раслаучы документ – паспорт);

*бала тапкан хатын-кыз акча алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәве.

Татарстан Республикасы территориясендә авылда даими яшәү факты паспортта тиешле тамга белән дәлилләнә.

Авыл җирлеге дигәндә, авыллар, бистәләр һәм шәһәр торак пунктлары категориясенә керми торган  торак пунктлары күздә тотыла.

Беренче (өченче) бала туганда бер тапкыр бирелүче акчаны алу өчен, бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүгенге көндә Баулы районында социаль ярдәмнән 26 хатын-кыз файдаланган (23е – беренче бала тугач, 3есе – өченче бала тугач).

“Балалы гаиләләргә ай саен бирелүче түләүләр турында”гы Федераль закон нигезендә, 2018 елдан башлап, беренче бала туганнан соң ай саен бирелә торган түләү кертелде.

Ай саен бирелә торган түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар түбәндәге шартлар үтәлгәндә хокуклы:

*Россия Федерациясе гражданы булу;

*Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;

*гаиләнең җан башына туры килгән кереме 13713 сумнан артмау (Хезмәткә сәләтле халыкның Татарстан Республикасында 2017 елның икенче кварталында яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкыр күбрәк булмау).

2018 елда ай саен бирелүче түләү күләме 8490 сум тәшкил итә (Татарстан республикасында 2017 елның икенче кварталында балалар өчен яшәү минимумы күләме).

Ай саен бирелүче түләү билгеләү өчен бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать иткәндә, акча бала туган көннән түләнә. Ә алты ай узгач мөрәҗәгать иткәндә – мөрәҗәгать иткән көннән.

Әлеге түләүне рәсмиләштерү өчен, яшәү урыны буенча социаль яклау органына түбәндәге документларны бирү зарур:

*баланың туу (уллыкка алу) турында таныклыгы;

*гаилә әгъзаларының гариза язган айга кадәр 12 календарь ай өчен кереме турында документлар;

*банкта ачылган счёт реквизитлары.

Компенсация билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә, гариза язучы паспортын күрсәтергә тиеш.

Бүгенге көндә әлеге төр социаль ярдәм 56 хатын-кызга билгеләнгән.

Белешмәләр өчен телефоннар: 5-67-22, 5-64-42.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев