Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда "Автоледи" конкурсы булып узды

Баулыда хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында “Автоледи” машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы узды.

Быелгы конкурста төрле яшьтәге тугыз хатын-кыз катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел үзләрен сынап карарга теләүчеләр азрак иде.

Традиция буенча, автоледилар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм машинада фигуралы йөрүдә ярыштылар. Кемгәдер юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшыру җиңелрәк булса, кемдер, киресенчә, үзен “змейка”да ышанычлы хис итте. Лариса Балашова, конкурста беренче тапкыр катнашмаса да, бик дулкынланды.

– Үземне чын имтихан алдыннан кебек хис итәм, – ди ул. – Кагыйдәләргә ел саен диярлек үзгәрешләр кертелә, шуңа күрә аларны гел кабатлап, белемне тикшереп торырга кирәк.

Безгә таныш булган икенче катнашучы  Саманта Теребенина да шул фикердә. Ул конкурста өченче ел рәттән уңышлы гына катнаша, быел да сынатмады. Ул машина йөртү этабында иң яхшы нәтиҗәгә иреште – 1,04 минут. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан этабында да, биремнәрне хатасыз итеп, иң беренче (3,17 минутта) үтәп чыкты, 18 сорауга дөрес җавап бирде. Шулай итеп, Саманта, барлыгы 12 балл җыеп, “Автоледи” конкурсының район этабында кабат җиңүче булып танылды.

Саманта Теребенинаның машина йөртү стажы нибары өч ел икәнен белгәч, бик гаҗәпләндек. Елдан-ел җиңүгә ирешергә максатчанлыгы һәм, билгеле инде, гаиләсенең таяныч булуы, хуплавы ярдәм итә.

– Миңа бу конкурста катнашу кызыклы, өстәвенә, мин үземә һәм башкаларга үземнең яхшы йөртүче булуымны дәлилләргә телим, – ди Саманта. – Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш кабатлыйм, шәһәрдә бик сак йөрим. Нәрсәне дә булса онытсам яки шикләнсәм, ирем ярдәмгә килә, мине дөресли. Якыннарым да гел хуплый, булыша. Миңа көч биреп торырга килергә теләгәннәр иде, тик мин аларның өйдә көтүләрен теләдем.

Конкурста икенче урынга, 10 балл туплап, Гүзәл Миңнегалимова лаек булды. Ул былтыр да катнашкан иде, ул чагында призлы урын алмады.

– Конкурска әзерләндем, ике көн кагыйдәләрне кабатладым. Катлаулы булды, яңа сораулар барлыкка килгән, – ди Гүзәл. – Минем машина йөртү стажым 16 ел, шуңа күрә машина йөртү этабында кыенлык булмады, маршрутны, бер хата ясамыйча, тиз үттем – 1,21 минутта.

Өченче урынны, сигез балл җыеп, Диләрә Нуретдинова алды. Ул былтыр да өченче урынга лаек булган иде.

– Мин руль артында биш ел, – дип сөйләде ул безгә. – Бу конкурста икенче ел рәттән катнашам. Миңа бик ошый. Чөнки конкурска әзерләнгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлыйбыз, машина йөртү таныклыгын лаеклы рәвештә алганлыгыбызны тагын бер кат дәлиллибез. Мин машина йөртүче хатын-кызларның ир-атлардан бер дә калышмавы белән горурланам. Бүген икенче урын алырга аз гына җитмәде. Нәтиҗәмне яхшыртыр өчен, киләсе елда да катнашырга уйлап торам.

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга яхшы һәм файдалы бүләкләр әзерләнгән иде. Мәсәлән, беренче урын алучыга – навигатор, икенче урын өчен – видеорегистратор, өченче урынга парктроник бирелде. Призлы урын алган кызларга чәчәк букетлары да бүләк иттеләр. Баулы районы дәүләт автоинспекциясе барлык катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре дә әзерләгән – аларга истәлеккә “Автоледи” язулы кружкалар бирделәр. Шулай итеп, катнашучыларның барысы да өйләренә яхшы кәеф белән кайтып китте.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев