Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ветераннарының исемнәрен «Җиңү барыбыз өчен дә бер» китабында мәңгеләштерделәр

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары Фатхулла Зиннәтов һәм Вәли Садыйковның балаларына Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган «Җиңү барыбыз өчен дә бер» дип исемләнгән китап тапшырылды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары һәм алар турында кыскача мәгълүмат тупланган республика китабына безнең өч ветеран кертелде. Алар – Фатхулла Зиннәтов, Вәли Садыйков һәм Яхья Ханбеков. Бүгенге һәм киләчәк буын үз геройларын белсен һәм онытмасын өчен, аларның балаларына бүләк итеп шушы китапны тапшырабыз, – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина.

Фатхулла Зиннәтов узган ел ахырында, 95 яшен тутыргач, вафат булган. Китап алу тантанасына аның кызы Роза Семенихина килде.

Әтием бик мәрхәмәтле, йомшак кеше иде. Мин аның кайчан да булса тавыш күтәргәнен хәтерләмим,” – дип искә ала Роза Семенихина.

Кызы сүзләренә караганда, Фәтхулла Зиннәтов сугыш турында искә алырга яратмаган.

Ул яраланган, госпитальдә яткан, дошман самолетын ничек атып төшергәне турында сөйләгәне бар, дуслары турында бераз сөйли иде. Мөгаен, аңа сугыш турында искә алу авыр булгандыр. Сугыш ул куркыныч бит”, – ди Роза Фәтхулла кызы.

Китап тапшыру тантанасына ветеран Вәли Садыйкованың оныгы Гөлназ Фәхретдинова да килгән иде.

Бабам белән бик горурланам, чөнки ул безнең азатлык өчен көрәшкән, исән кайтып, гаилә корган, – ди Гөлназ. – Ул бик көр күңелле кеше, шаяртырга ярата иде, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Хезмәт сөючән иде. Һәр хезмәттә беренче булды. Безне дә шундый ук ачык, игелекле булырга һәм һәрвакыт кеше булып калырга өйрәтте. Ул Җиңүнең 75 еллыгын күрә алмады, бер ел элек вафат булды, бик кызганыч, без аны сагынабыз.”

Кызганычка каршы, Яхъя Ханбековның туганнары тантанада катнаша алмады. Китап аларга соңрак тапшырылачак.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев