Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы урамнары чистартыла

Баулы районында санитар-экологик икеайлык бара.

1 апрельдә Баулы районында санитар-экологик икеайлык башланды. Аның кысаларында күләмле эшләр башкарылачак: территорияләрне җыештыру, бордюрларны буяу, урамнарны юу, зиратларны һәм Баулы елгасы ярларын чистарту, чишмәләрне төзекләндерү, агач утырту. Оешмалар һәм предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырачак.

Бу атнада шәһәр урамнарын язгы юу башланды. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нияз Шәрифуллин мәгълүматына караганда, әлеге эшкә уннан артык предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чыккан. Урамнарны чистарту һәм юуда 12 берәмлек техника һәм 30дан артык кеше катнаша.

Энгельс, Пионер, Пушкин, Гоголь, Горький, Горюнов, Куйбышев, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Калинин, Ваһапов, Островский урамнары, Октябрь мәйданы, Җиңү мәйданы, Киров тыкрыгы юлларын юу күздә тотыла. Урамнарны юганда, махсус эремә белән дезинфекция дә ясала.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ