Баулы укучылары театр осталыгын күрсәтте
Җәмгыять

Баулы укучылары театр осталыгын күрсәтте

Бүген Баулы мәктәпләре арасында «Сәйяр» театр фестивале узды. Чара беренче санлы мәктәптә үтте. Анда барлыгы 17 мәктәптән укучылар катнашты.

Мәктәп сәхнәсе укучы балалар чыгышыннан тынып тормады. Бер-бер артлы төрле сәхнә әсәрләрен күрсәттеләр алар.

– Мин жюри составында булдым, – дип сөйләде Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина. – Төрле этюдлар карап, укучыларның осталыгын бәяләп, спектакль уйнауларына сокланып утырдык. Укучылар чын артистлар кебек чыгыш ясыйлар!

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге театр фестивалендә балалар бакчалары да катнашачак. Аларның осталыгын онлайн форматта карап бәя бирәчәкләр.

«Сәйяр» театр фестивале хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.


Нет комментариев