Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында шигырьләр язучы китапханәче яши

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне.

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә ун елдан артык эшләүче Эльвира Әхмәтҗанова бүген һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Китапханәче булудан тыш, ул җәмәгать эшләре активисты, волонтер да. Авылда бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Ул шигырьләр дә иҗат итә.

Чишмә суы җирне тишеп чыгып,

Чылтырап ага, бердә туктамый.

Йөрәкләрдә туган беренче хисләр,

Онытылмый, бернигә карамый.

Еллар үтеп бераз үзгәрсәк тә,

Күңелләрдә яшьлек саклана.

Шул вакытны искә алган саен,

Чишмәләргә күңелем юл ала.

Чишмә юлы шул ук, үзгәрмәгән,

Сулары да тәмле, шифалы.

Еллар үтеп күпме сыналса да,

Йөрәгемдә ялкын шул әле...

 

Эльвираның башка шигырьләрен һәм аның үзе турында “Хезмәткә дан”ның 28 май санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев