Баулы районының Поповка авылы 195 еллыгын билгеләп үтте
Җәмгыять

Баулы районының Поповка авылы 195 еллыгын билгеләп үтте

Авыл мәдәният йорты территориясендә Поповка авылының 195 еллыгына багышланган «Син бөтен төбәкләрдән дә кадерлерәк миңа» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Тантананы авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов ачып җибәрде, ул авыл халыкка җылы котлау сүзләрен җиткерде. Яңа туган сабыйларга, озак еллар бергә парлы гомер кичергән  гаиләләргә һәм зур хөрмәткә лаек өлкән буын кешеләренә аерым сүзләр әйтелде. 

Татар Кандызы, Удмурт Ташлысы, Потап-Томбарлы һәм Баулы артистларының чыгышы бәйрәмнең матур бизәге булды. Җирле талантлар да  үз концерт номерлары белән авылдашларын сөендерделәр. 

Әлеге бәйрәм #Летовтатарстане проекты кысаларында узды.

Фото: bavly.tatarstan.ru


Нет комментариев