Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Баулы районының 95 еллыгы уңаеннан, Шалты мәдәният йортында “Онытылмас еллар” дип исемләнгән музыкаль кичә узган.
Очрашуны Баулы мәдәният йортында эшләүче Автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова һәм аның иҗатташ дуслары, җирле мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре бергәләп үткәргәннәр.
Кичәгә сугыш чоры балалары Мәснәвия Минәҗева, Рәсимә Ибраева, Лилия Галиәкбәрова, Фәймә Гыйбадуллина, Мәрьям Төхбәтуллина, Саҗидә Фәррахова чакырылган. Алып баручы Фәнүзә Айдагулова, аларны сәхнәгә чакырып, сораулар биргән, сугыш чоры балалары балачак һәм яшьлек еллары хакында истәлекләре белән уртаклашканнар, җырлар җырлаганнар.
Сугыш чоры балаларының чыгышлары җыр-моң, матур теләкләр белән үрелеп барган: Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге “Умырзая” ансамбле, Рина Гафиятуллина, Гүзәлия Вальтеева, Рәзил Фәррахетдинов, Гөлнара Абдуллина, Тәслия Галиева, Римма Әхмәтова, Әнисә Галиева чыгыш ясаган.
Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлаган, бүләкләр тапшырган. Очрашу чәй табыны артында дәвам иткән. Бәйрәм кунаклары бик канәгать калган һәм, шундый җылы, эчтәлекле чара уздырганнары өчен рәхмәт әйткәннәр.
«Авылыбызның хөрмәтле апаларына, безнең кичәдә катнашканнары һәм истәлекле вакыйгалары белән безне таныштырып сөйләүләре өчен, зур рәхмәтебезне белдерәбез, исәнлек-саулык, мул тормыш, озын гомер телибез, – дип уртаклашты Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Фәнүзә Айдагуловага һәм аның иҗатташ дусларына, бәйрәмгә килеп кул чабып утырган авылдашларыбызга мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез».
Фәнүзә Айдагулова әйтүенчә, сугыш чоры балалары белән мондый очрашуларны башка авылларда да уздыру күздә тотыла.
Фото: Шалты мәдәният йорты
Нет комментариев