Баулы районында өмәләр дәвам итә
Җәмгыять

Баулы районында өмәләр дәвам итә

Бүген Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре язгы өмәгә чыкканнар: Баулы-Октябрьский автоюлы буйларын һәм юл буендагы зиратны җыештырганнар.

Кызылъяр мәдәният йорты хезмәткәрләре мондый өмәләрне ел саен оештыра. Бүген алар Баулы-Октябрьский автоюлы буен җыештырырга чыкканнар. Биредә көненә меңләгән автомобиль үтә, чүп-чар күп җыела. Җәяүлеләр дә ташлый торгандыр. 


Мәдәният йорты хезмәткәрләре юл буендагы зират территориясен дә җыештырганнар: тырмалап чыгып, чүпләрне җыйганнар. Биредә шунысы борчуга сала: зиратка килүчеләр арасында чүп-чарны койма буена өеп китүчеләр дә бар. Ә бит аны кемдер җыярга тиеш. Ә ул кешеләр, нигездә, мәдәният йорты хезмәткәрләре була.

“Авылдашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: зинһар өчен, чүпне теләсә кая ташламасыннар иде. Моның өчен урналар бар”, – ди Ленир Дәүләтшин.

Бүгенге өмәдә егермедән артык зур капчык чүп җыелган.


Фото: Кызылъяр мәдәният йорты архивы
 


Нет комментариев