Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында ятимнәрнең яшәү шартларын тикшерделәр

Баулы районы Иҗтимагый советы әгъзалары республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакта яшәүче ятим балаларның торак-көнкүреш шартларын мониторинглауда катнаштылар.

Биш кешедән торган комиссия аграр көллиятнең тулай торагында булды. Бүгенге көндә анда бер ятим яшүсмер яши.

- Баулы аграр көллиятендә әлеге категориягә кергән ун студент белем ала. Аларның берсе генә тулай торакта яши. Калганнары опекуннар белән яши, бер кыз кияүгә чыкты, – дип хәбәр итте комиссия әгъзасы, Иҗтимагый совет рәисе Татьяна Мурзакаева. - Тулай торак иске, әмма яшәү өчен барлык шартлар да бар, чиста, җылы һәм уңайлы. Барлык бүлмәләрдә, шул исәптән көнкүреш бүлмәләрендә дә булдык. Тулай торакта яшәүче егет үз бүлмәсен күрсәтте, үзе һәм нәрсә белән мавыгуы турында сөйләде, үзе яулап алган бүләкләрен күрсәтте. Егет фотога төшерү белән бик мавыга, «Яшьләр доньясы» яшьләр үзәгендә шөгыльләнә, хоккей уйный.

Комиссия әгъзалары әйтүенчә, бүлмәләрдә агач караватлар, кием шкафлары, өстәлләр, урындыклар тора. Урын-җир чиста, җылылык режимы үтәлә. Бүлмәләрдә чисталык һәм тәртип саклана. Этажда уртак кухня бар. Санитар-гигиена шартлары канәгатьләнерлек. Беренче катта душ бүлмәсе, кер юу һәм киптерү өчен көнкүреш бүлмәсе бар. Тулай торакта яшәү шартлары, туклану, медицина хезмәте һәм балаларның мәшгульлеге канәгатьләнерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев