Баулы районында балалар иминлеге – беренче урында
Татар Томбарлысы китапхәнәчесе Эльвира Әхмәтҗанова балалар өчен “Әгәр син велосипедчы икәнсең” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәргән.
Баулы районында балалар иминлеге беренче урында тора, җәйге каникулларда аеруча. Бу уңайдан китапханәләр дә актив эш алып бара. Татар Томбарлысы китапхәнәчесе Эльвира Әхмәтҗанова да авыл балалары, ялга кайткан укучылар өчен юл хәрәкәте иминлеге юнәлешендәге “Әгәр син велосипедчы икәнсең” дип исемләнгән чара оештырган. Мәгълүмат сәгате китапханә каршындагы мәйданчыкта үткәрелгән. Биредә иминлек темасына күргәзмә дә оештырылган.
Китапханәче сүзләренә караганда, чараның максаты – балаларның юл хәрәкәте иминлеге һәм юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, балаларның юлларда имгәнүен булдырмау.
“Балалар юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тоту культурасын иртәрәк өйрәнгән саен, урамнарның йөрү өлешендә күңелсез вакыйгалар азрак булачак”, – дигән фикердә тора Эльвира Әхмәтҗанова.
Билгеле, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, иң беренче чиратта, ата-аналар кечкенәдән өйрәтә. Мәктәптә, китапханәләрдә аларны кабатлап тору зыят итми.
“Җәй көне урамда велосипедта йөрүче балалар аеруча күп була. Үзебезнең авылныкылар да, кунакка кайтучылар да чабалар. Шуларны җыеп, территориядә чара үткәрергә булдым, – ди Эльвира Әхмәтҗанова. – Иң беренче чиратта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатладык. Авыл җирендә дә, светофор булмаса да, юл кагыйдәләрен белергә, юл аша чыкканда сак булырга кирәк. Балалар, без аларны беләбез, дисәләр дә, барыбер үзләренекен эшлиләр, чабалар. Велосипедта кулларын җибәреп тә, утыргычларына басып та йөриләр. Шуңа күрә аз булса да башларына файдалы мәгълүмат керер дип ышанам. Велосипедта кызу чапмагыз, үз-үзегезне саклагыз, великларыгызның тыннары бармы, тормозлары эшлиме – шуларга игътибар итегез, дип сөйләдем”.
Китапханәче кагыйдәләрне уен формасында аңлаткан: табышмаклар әйтешкәннәр, тест сорауларына җаваплар эзләгәннәр. Аннары клубтан мәктәпкә кадәр велосипедларда узышканнар.
Юлда йөрү кагыйдәләрен уен формасында аңлату балаларның хәтеренә яхшырак кереп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев