Баулының 3нче санлы спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Камилла Фәйзуллина икенче ел инде Төркиянең хатын-кызлар хоккей командасында уйный. Киләчәккә зур планнары булган перспективалы спортчы кыз кайчандыр зур спорт дөньясына беренче адымнарын ясаган спорт мәктәбендә булды.
Камилла Фәйзуллина берничә көнгә туган шәһәренә әти-әнисе янына кайткан. Ул безнең белән аралашырга да бераз вакыт тапты.
Без Камилла белән Боз сараенда хоккейчыларның чишенеп-киенү бүлмәсендә очраштык. Ул капкачы киемен кияргә җыена иде. Берникадәр вакыттан соң, җыйнак кына гәүдәле кызчык баһадирга әверелә дә куя.
– Капкачы киемен кияр өчен, миңа 15-20 минут вакыт кирәк, – ди спортчы кыз. – Иң авыры тимераякны киюдер, чөнки шнурларын дөрес бәйләмәсәң, уңайсыз. Шундый хәлләр дә була: саклык щитларын киеп басасың, ә тимераяклар уңайсыз, шуңа да кабатттан щитларны салып кигән очраклар да бар.
Камилла сүзләренчә, хоккей экипировкасын ул үзе сатып ала.
– Төркиядә экипировка бирелми, – ди Камилла. – Чөнки илдә хоккей формасы юк, бары тик шлем һәм кәшәкә генә бирергә мөмкиннәр. Форманы Россиядән заказ биреп кайтарталар, гадәттә, ул ике айдан килеп җитә. Минем экипировкада иң кыйммәтлесе щитлардыр, мөгаен. Шулай да профессиональ шлемымның бәясе дә 80 мең сум. Тик хатын-кызларга шлемда сетка кияргә ярамый, сетка белән ир-атларга гына уйнарга мөмкин. Бәхетемә, Төркиядә миңа шлемдагы ул масканы кулланырга рөхсәт бирделәр. Ул уңайлы, тик шулай да кәшәкәнең башы, я булмаса шайба килеп эләгергә мөмкин. Бер тапкыр шулай булды да инде.
Камилла хоккей белән алты яшендә абыйсы янына тренировка карарга барганнан соң мавыгып китә.
– Иң элек хоккей белән абыем мавыгып китте, – ди Камилла. – Малайларның хоккей уйнаганын күреп, үземнең дә шулар рәтенә басасым килде. Хоккей уйныйсы килеп, елаганым бүгенгедәй хәтеремдә. Әнием миңа, кызларны анда алмыйлар, диде. Тренер да, кызлар хоккей уйнамый, ул спорт кызлар өчен түгел, диде. Әнием белән директорга керергә булдык, бәхеткә, ул минем үтенечемне кире какмады. Тренер миңа, бер шанс бирәм, еласаң, кайтарып җибәрәм, дип кисәтте. Икенче көнне боз сараенда уен булды, мин шунда үземнең беренче шайбамны керттем. Тренер канәгать калды. Шул көнне безнең команда беренче урынны алуга иреште. Шулай итеп мин алты ел хоккей белән шөгельләндем. Уенчы һәм шул ук вакытта 2002 елгы хоккейчылар командасы капитаны булдым. Минем тренерым Таһир Әдип улы иде, кызганычка каршы ул хәзер китте. Китәр алдыннан, капкачы формасын миңа биреп, мин синдә яхшы капкачыны күрәм, дип әйтте.
Камилла шәһәрнең 5нче мәктәбендә укый. Төрле хоккей командаларында уйнау сәбәпле, аңа төрле шәһәрләрдә яшәргә туры килә. 16 яшендә кыз Әлмәт шәһәренә юристлыкка укырга керә. Ләкин бу һөнәр аның күңеленә ятып бетми, ул һаман да тормышын спорт белән бәйләргә тели.
– Юристлыкка мин бер ел укыдым, анда укыганда җыр белән мавыктым, конкурста катнашып, призлы урыннар яуладым. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, документларымны алып, Санкт-Петербург киттем. Анда мине кызлар хоккей командасына уйнарга чакырганнар иде. Анда профессиональ дәрәҗәдә уйнадык. Без анда команда белән бик еш призлы урыннар яуладык. Хатын-кызлар хоккей лигасында, “Динамо” командасында, 2005 елгы малайлар белән уйнарга туры килде. Кыз кеше малайлардан ике-өч яшькә зуррак булса да, алар белән бергә уйнарга рөхсәт ителә иде.
Санкт-Петербургта Камилла, физик культура буенча укытучы һөнәрен сайлап, университетка укырга керә. Кыз сүзләренчә, аның укырга вакыты җитми, чөнки тренировкаларга һәм эшкә йөрүе дә комачаулый. Тренировкалары иртәнге алтыдан башлана, аннары кичкеләрен дә калдырырга һич ярамый.
– Әти-әнием һәрвакыт ярдәм итеп торды, мин үземә акча күп тотарга яраттым, шуңа да эшләргә туры килде, – ди Камилла. – Дүрт-биш сәгать кенә йоклый идем. Иң кыены тренировкаларга йөрү булды. Контраст душ, кофе, иртәнге ризык һәм син тренировкага әзер.
Санкт-Петербургта укуын бетермичә, Камилла Москәү шәһәренә күченергә була. Мәскәүнең олимпия резервы урта махсус училищесына укырга керә.
– Мәскәүдә мин физик культура һәм сайланган спорт төре буенча укытучылыкка укырга кердем. Шул вакытта Төркия командасы белән килешү төзелде дә инде, – ди кыз.
Камилла социаль челтәрләрдә үз блогын алып бара башлый. Хоккейда уйнаган фотоларын куя, яшь уенчыларга киңәшләрен бирә.
Төркия командасы да, Камилланы нәкъ шул блогын алып барганда күреп, килешү төзүен үтенә.
Камилла төрек командасында ике ел уйный.
– Беренче сезонда ук мин чемпион булдым, Төркиянең иң яхшы капкачысы исемен яуладым, – ди ул. – Икенче сезонда иң мөһим уенда минем тезем җәрәхәтләнде. Мин, диплом эшемне яклар өчен, кайтып киттем.
Тыгыз графикка карамастан, үҗәт, үз сүзендә тора торган кыз уукын кызыл диплом белән тәмамлый.
Кызларының әлеге спорт төрен сайлавын әти-әнисе хуплый, бигрәк тә әнисе кызы өчен җан атып тора. Хәзер инде Камилла – әти-әнисенең горурлыгы. Спорт мәктәбендә дә аның өчен сөенәләр, аның уңышлары белән горурланалар.
– Спорт дөньясында беренче адымнарын бездә ясап, хәзер инде башка командаларда уйнаучылар җитәрлек, – ди спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов. – Казанда, Әлмәттә уйнаучылар бар. Хоккей ир-атлар уены дисәләр дә, бездә әлеге спорт төрен үз иткән кызлар да бар. Мәсәлән, Камилла Фәйзуллина. Ул хоккейда уенчы гына түгел, ә капкачы. Һәркем капкачы була алмый, капкада тору таланты һәркемгә дә бирелми. Без Камилла өчен бик шатбыз, аңа алга таба да уңышлар телибез. Хоккейга беренче адымнарын башлаган спорт мәктәбен онытмавын, яшь уенчылар белән тәҗрибәсен уртаклашырга кайтып йөрүен көтеп калабыз.
Камилла Фәйзуллинаның хоккейда алган бүләкләре бик күп, аларның барысын да санап бетереп тә булмый. Аның төрле командаларда уйнау тәҗрибәсе зур, шулар арасында мәсәлән, Чиләбенең “Волчицы”, Түбән Новгородның “Заречье”, Санкт-Петербургның “Пантеры”, Истанбулның “Флэш айс” (“Flash ice”) һәм Баз Адам (“Buz Adam”) командалары бар.
– Капкачы булу - зур җаваплылык, – ди спортчы. – Иң беренче чиратта, син команда өчен җаваплысың. Сиңа барысын да контрольдә тотарга кирәк. Сакчыларга кайда басарга кирәклеген дә капкачы әйтеп җибәрә. Уенның яхшы баруы капкачыдан да тора.
Бүгенге көндә Камилла Төркия хоккей командасында гына уйнамый, Мәскәүнең “Вихрь”балалар хоккей командасында тренер булыр та тора.
Камилланың иң зур хыялларының берсе – Россиянең җыелма командасында уйнау. Киләчәктә үзенең капкачылар мәктәбен ачу теләге дә бар.
Фото: шәхси архив
Нет комментариев