Баулы “Ак калфагы” яңа проект башлады
Җәмгыять

Баулы “Ак калфагы” яңа проект башлады

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе тормышка ашыра торган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дип исемләнгән проект кысаларында, Исергәп авылы чишмәләре тарихына багышланган язма тәкъдим итәбез.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе чишмәләр турындагы “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дип исемләнгән проект башлап җибәрде. Оешманың Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, проектның максаты – һәр җирлектә чишмәләрне барлап, аларның тарихын өйрәнү. Проект кысаларында бирелүче беренче язма Исергәп авылы чишмәләренә багышлана.

Тарихка игьтибарлы булыйк

Чишмәләр, күлләр, коелар  – борын-борыннан ук килгән табигый байлыклар. Алар, үзләренең истәлекле исемнәре белән, безнең халыкның мирасы, табигый хозурлыгы, ниндидер тәэсире, үзлеге һәм үзенчәлеге белән, авылларның горурлыгы булып торалар. Безнең Исергәп җирлегендә андый сихри гүзәллеккә бай, тарихи исеме үк дәва үзлеге кебек яңгырашлы матур исемле чишмә – Кыйбла чишмәсе – бар. Аның исеме хәтта бик күп шигырьләрдә һәм җырларда телгә алына.

Кыйбла чишмәсе элек-электән үк халык телендә шифалы сулы, дәва чишмәсе булып яшәп килгән. Аннан таң сулары алганнар. Узган гасырның 30нчы еллары башында Башкортстанның Леонидовка авылы мукшысы Йосиф карт, тегермән корып, корпечәткә (крупчатка) яки чике оны ясап сата торган булган. Шуңа күрә соңгы елларда әлеге чишмәне Учып чишмәсе дип тә йөрткәннәр.

Дөрестән исә, ул бакый заманнардан ук Кыйбла чишмәсе булып йөргән.
Кыйбла чишмәсеннән бераз аска төшеп, иске су насослары станциясе бар. Шунда Түбән чишмә (икенче исеме – Мокай чишмәсе) ага.  Бу чишмә яр буенда инешкә (Томбарлы елгасына) якын гына. Мөкатдис агай Зиннәтов, шушы чишмәне чистартып, керләр юарга, су алырга килүчеләргә уңайлы булсын дип, тау өстенә кадәр баскычлар ясап, басмалар ясап куя иде. Шунлыктан бу чишмә халык телендә Мокай чишмәсе яки Мөкатдис чишмәсе дип йөртелә иде.

Мокай чишмәсе авылдашыбыз Рөстәм Гыйбадуллин яши торган йорт капкасы алдында гына ага. Авылыбызны икегә ярып, федераль асфальт юл узганлыктан, әлеге чишмәдән бик күп юлаучылар, туктап, су ала иде. 90нчы еллар тирәсендә, Ринат Кәррам улы Фәхриев колхоз рәисе булып торган елларда, шул чишмәне чәйнек рәвешендә итеп ясаткан иде. Әле дә хәтерлим: авылыбыз китапханәчесе Миләүшә Йосыпова, ветеран укытучы, бүгенге көндә “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рүзилә Әбүзәрова һәм мин аны бик матур итеп буяп куйган идек. Эшчеләр таш белән ихаталап куйгач,  известь белән ап-ак итеп агартып та куйдык.

Чишмәләрнең исеме үзгәрергә тиеш түгел. Бу дини ышануларга һәм дәвалау үзлекләренә бәйле. Һәр чишмә үз исеме белән язылып, тарихта да үз исеме белән яшәргә тиеш.

Кыйбла белән бәйле бу чишмә үзенең зәңгәр ләме белән дә элек-электән кешеләргә сихәт биреп торган.

Алда искәртеп узганымча, Исергәптә чишмәләр бихисап булган. Һәрберсенең тарихы, исеме бар. Аларны барлап торыйк, карап торыйк, әле соң түгел. Аларның югалуына, коруына юл куймыйк. Исемнәргә, атамаларга гаятъ игътибарлы булыйк. Авыл үз төсе, үз тарихы белән, истәлекләре белән билгеле булып торсын. Чишмәләрнең исемнәре генә дә ни тора бит: Кыйбла чишмәсе, Түбән Чишмә, Бәдәр чишмәсе (Үр урамы тыкрыгы), Сибгать чишмәсе (Чишмә урамына кергән юлда), Ярмуш чишмәсе (Үр урамы, элеккеге сарык фермасы тирәсендә), Елан чишмә (алма бакчасы ярында), Ачы чишмәсе (Ачы тавында), Таллык чишмәсе, Халкәй чишмәсе (Хәлиулла карт чишмәсе – Совет урамы тыкрыгында), Габделгани чишмәсе (иске мәктәп тавында), Кырлач чишмәсе (Чишмә урамында). Алар һәм тагын бик күп чишмәләр, авыл бизәге булып, бик күп коелар, үзенә хас матур истәлекләре белән, авыл тарихын баетып торалар. Игътибарлы булыйк! Истәлекле исемнәр, ниндидер бер могҗизалы хәлгә бәйле булып, төрле көтелмәгән, без белмәгән үзлеккә дә иядер, бәлки... Догалы йорт, истәлекле авыл, яхшы кешеләр белән горурлансын иде безнең авыл.

Камил Шәмсуаров, Исергәп авылы

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев