Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкортстанда бер үсмер почтальонның пенсиягә дигән ярты млн сум акчасын талап алган

Тикшерүчеләр әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Башкортстанда 16 яшьлек үсмер, үзе яшәгән йортта пенсия таратып йөргән почтальонны кыйнап, ярты миллион сум акчасын урлаган.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 23 июльдә Октябрьский шәһәрендә 16 яшьлек үсмер, 34 яшьлек почтальонның фатир буйлап пенсия таратуын күреп алган. Аңа күп катлы йортның подъездында һөҗүм иткән, башына берничә тапкыр суккан һәм 500 мең сумнан артык акча салынган сумкасын урлаган. Үзен фаш итмәсеннәр өчен, ул өс киемен һәм урлаган сумканы ут төртеп яндырган, дип хәбәр итә ведомство.

«Караклыкта шикләнелгән үсмерне полиция хезмәткәрләре берничә сәгатьтән соң тоткарлаган, урлаган акчаны конфискацияләгәннәр. Үсмер үз гаебен таныган. Аның почтальонга үзе яшәгән йортта һөҗүм итүе ачыкланган», - диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

«Зыян күрүчегә карата сәламәтлегенә килгән зыянның авырлыгын бәяләү максатыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Эш барышында әлеге җинаятьтә шикләнелгән үсмер яшәгән гаиләнең социаль һәм торак-көнкүреш шартлары, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү органнары тарафыннан күрелә торган чараларның җитәрлек дәрәҗәдә булу-булмавы тикшереләчәк», – дип хәбәр итә ведомство.


Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-07-2021/bashkortstanda-ber-smer-pochtalonny-pensiyag-dig-n-yarty-mln-sum-akchasyn-talap-algan-5831948

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев