Җәмгыять

Әлмәт янындагы юлда микроавтобус катнашында үлемле юл-транспорт һәлакәте булды

Әлмәт янындагы юлда зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Авария шаһитлары «Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, микроавтобус белән Haval җиңел машинасы бәрелешкән.

Вакыйга урынына тиз арада ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Шаһитлар сүзләренчә, ике кеше һәлак булган, берничә кеше җәрәхәтләнгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Республикадагы вакыйгаларны «Татарстанның Хокук бозулары» Telegram-каналында күзәтеп барыгыз: @tatarstansos
Монда бары тик рәсми һәм ышанычлы чыганаклардан алынган иң дөрес мәгълүматлар урнаштырыла.


 


Нет комментариев