Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

12 гыйнварда Россия прокуратурасы оешуга 300 ел тулды

Прокуратура органнары бай тарихка ия. Еллар үткән саен, прокуратура хезмәткәрләренә яңадан-яңа таләпләр һәм тагын да катлаулырак бурычлар куела.

Баулы прокуратурасында биш хезмәткәр эшли: прокурор, прокурор урынбасары, прокурорның ике ярдәмчесе һәм канцелярия мөдире. Коллектив белән прокурор Илшат Нәҗмиев җитәкчелек итә. Ул прокуратура органнары системасында 30 елдан артык хезмәт куя. Коллектив яшь кадрлар белән тулыланып тора. 2021 елның сентябрендә прокурор ярдәмчесе вазифасына яшь белгеч Аяз Ризванов билгеләнгән. Ул муниципаль хакимият органнарының норматив-хокукый актларына кагылышлы сораулар, юл хәрәкәте иминлеге һәм миграция мәсьәләләре өчен җаваплы. 2020 елда  прокурор урынбасары итеп билгеләнгән Артём Родионов Россия эчке эшләр министрлыгының  Баулы районы бүлеге тикшерүләрен һәм сорау алуын контрольдә тота. Ул прокуратура органнары системасында 2019 елдан бирле эшли. Прокурор ярдәмчесе Светлана Сәхипгәрәева һәм канцелярия мөдире Гөлнара Помахова прокуратура органнарында 20 елдан артык хезмәт куя.

2021 елда Баулы шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре гамәлдәге законнарны бозуның 585 очрагын ачыклаган, законсыз норматив хокукый актларга 78 протест юллаган, гомуми юрисдикция судларына гражданнарның хокукларын яклау белән бәйле 79 дәгъва гаризасы һәм хуҗалык алып баручы субъектлар җитәкчеләренә закон бозуларны бетерү турында 310 протест җибәргән.

Прокуратура хезмәткәрләре хезмәт хакын түләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Әйтик, 2021 елда прокуратура тарафыннан хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләүне тикшерү, легаль булмаган хезмәт базары фактларын ачыклау буенча эш башкарылган. Бу өлкәдә барлыгы 100дән артык хокук бозу ачыкланган. Хезмәт турындагы законнарны бозган 20 предприятие җитәкчесенә һәм юридик затка карата 20 административ производство ачылган. Шулай ук дәүләт хезмәт инспекциясенә шәхси эшмәкәрләргә карата административ хокук бозулар турында эш кузгату хакында сигез карар җибәрелгән, ул эшмәкәрләр хезмәткәрләрне эшкә кабул иткәндә хезмәт килешүләре төземәгән булган. Прокурор карары буенча, барлык шәхси эшмәкәрләр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган. Хезмәт базарындагы хәлне яхшырту максатыннан, прокуратура “Халык мәшгульлеге турындагы” закон үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мәшгульлек хезмәте органнарына вакантлы эш урыннары (вазифалары) булу, инвалидларны эшкә алу өчен квоталар үтәү турында ай саен мәгълүмат бирмәгән учреждение җитәкчеләренә карата күрсәтмә юлланган, алар дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Халык мәшгульлеге үзәгенә белешмәләрне вакытында тапшырмаган өчен, ике эш кузгатылган. Түләнмәгән хезмәт хакын түләтү турында судка 50 гариза җибәрелгән.

Коррупциягә каршы көрәштә прокуратурага зур бурыч йөкләнә. 2021 елда шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, 39 хокук бозу ачыкланган. Аларны бетерү максатыннан, вазифаи затларга 26 күрсәтмә җибәрелгән. Прокуратура Баулы районы вазифаи затларына карата даими рәвештә тикшерү үткәреп тора. Коррупция өлкәсендәге мәсьәләләр шактый күләмле: эшкә алганда муниципаль хезмәт турындагы законнарны үтәү, тыюлар һәм чикләүләр турындагы таләпләрне үтәү һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев