Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

11 октябрьгә йолдызнамә

Киеренке көн. Һәр кеше үз мәнфәгатьләрен кайгырта, юл куярга теләми. Шул сәбәпле уртак тел табу кыенлаша.

КУЧКАР. Тәвәккәл булсагыз, эшегез уңар. Киңәш бирүчеләр күп булыр. Тик бүген аларга колак салмавыгыз хәерле.

ҮГЕЗБОЗАУ. Максатларыгызга артык көч куймый гына ирешергә телисез. Барып чыкмас, сезнең өчен беркем дә эшләмәс.

ИГЕЗӘКЛӘР. Сабыр булсагыз, низаг чыкмас. Киләчәккә планнарыгыз турында сөйләми торыгыз.

КЫСЛА. Бүген үз көчегезгә генә ышана аласыз. Кемгәдер ярдәм сорап мөрәҗәгать итүнең файдасы юк.

АРЫСЛАН. Тыныч көн. Аны үзегез теләгәнчә уздыра аласыз. Бүген ял итеп, көч туплау өчен менә дигән вакыт.

КЫЗ. Көннең беренче яртысында вак-төяк өчен борчылырсыз, төштән соң тынычланып калырсыз, барысы да җайланыр.

ҮЛЧӘҮ. Иртәгез күңелле башланыр, күптән күрешмәгән танышыгызны очратырсыз. Күпләр белән уртак тел табарсыз, аларны ярты сүздән аңларсыз.

ЧАЯН. Уңышка ирешү ихтималы зур. Эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәле булыр. Финанс хәлегез яхшырыр.

УКЧЫ. Кыенлыкларга юлыксагыз да, киләчәккә өмет белән карыйсыз, планнарыгзны үзгәртмисез. Бүген беркем дә кәефегезне төшерә алмас.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Көчегез ташып тора, авырлыклардан курыкмыйсыз. Тәвәккәл булуыгыз күптән уйлап йөргән планыгызны тормышка ашырырга булышыр.

СУКОЯР. Мөһим эшләрне көннең беренче яртысына планлаштыру хәерле. Бүген сез җитез, һәр эшне тиз башкарып чыгасыз. Төштән соң ял итсәгез дә була.

БАЛЫК. Игътибарлы булыгыз: вак-төяк ялгышулар зур проблемалар китереп чыгаруы бар. Кичен мөһим мәсьәләләрне хәл итү уңышлы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев