Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юллар авылда да, шәһәрдә дә төзелә

Агымдагы елда безнең районда торак пунктларның урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча 3,821 чакрым юлга вак таш-ком катнашмасы җәелә.

Газетабызның 5 июнь санында дөнья күргән мәгълүмат тулы түгел иде: әлеге программага кергән шәһәр урамнары күрсәтелмәде. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 20 миллион сум акча хисабына Баулы шәһәренең ике урам юл участокларына вак таш-ком катнашмасы сибелә: Фрунзе – 200 метр, Тукай – Подгорная – 870 метр. Түбәндәге авылларда да юлларны норматив хәлгә китерү эшләре бара: Татар Томбарлыда (Чапаев урамы – 680 метр), Хәнсевәрдә (К. Маркс урамы – 200 метр), Алексеевкада (Заречная – 630 метр), Татар Кандызында (Советская – 950 метр), Убада (Үзәк урам – 291 метр).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ