Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Вил Усманов Баулы укучыларына осталык дәресе уздырган

Кызылъяр мәктәбендә якташыбыз – Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усманов – белән очрашу үткәрелгән.

Якташыбыз Вил Усманов туган ягына еш кайта. Бу кайтуында ул районыбызның Кызылъяр мәктәбенә дә килгән. Билгеле булганча, бу мәктәп егетләре көрәшче булулары белән дан тота, биредә физкультура укытучысы Илдар Фатыхов җитәкчелегендә көрәш түгәрәге эшләп килә. Кызылъяр мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Җиһангәрәева “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, Вил Усманов түгәрәккә йөрүче укучылар өчен мастер-класс үткәргән. Чара барышында ул егетләргә физик сыйфатларын үстерү өстендә өзлексез эшләргә киңәш иткән. Шулай ук Вил Усманов спортчының барлык физик сыйфатларының көрәш белән шөгыльләнү барышында үсүен, милли көрәш буенча югары спорт күрсәткечләренә ирешүнең зур физик көчне үстерү белән тыгыз бәйләнештә булуын ассызыклаган.

Очрашу Вил Усманов һәм аның хезмәттәшләре тарафыннан  Пушкин картасы проекты кысаларында оештырылган концерт белән тәмамланган.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә “Пушкин картасы” программасы 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә керде. Ул14-22 яшьлек россиялеләргә юнәлдерелгән. Яшьләр аның ярдәмендә төрле мәдәни чараларда катнаша ала.

“Очрашу да, концерт та укучыларга бик ошады, – ди Гүзәл Җиһангәрәева. – Мәктәп администрациясе исеменнән, кызыклы очрашу оештырганы өчен, Вил Усмановка зур рәхмәтебезне белдерәбез”.

ФОТО: Кызылъяр мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев