Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Васькино Баулыга тагын якынайды

16 июльдән, Казан – Оренбург – Васькино Туйралы автоюлындагы күпер төзекләндерелү сәбәпле, Васькино Туйралы авылына әйләнгеч юлдан барырга туры килә иде.

Яз көне күпер авария хәлендә дип табылды. Аны тикшергәннән соң, иске күперне тулысынча сүтеп, яңаны төзү турында карар кабул ителде. Төзелешне күперләр төзүгә махсуслашкан “Лидерстрой” предприятиесе алып барган. Әлеге предприятие вәкиле Мансур Юнысов сүзләренә караганда, күпер төзелешенең төп эшләре төгәлләнгән, республика транспорт министрлыгы комиссиясе, объектны тикшереп, күперне куллануга рөхсәт биргән. Кайбер эшләр, мәсәлән, откосларны ныгытуны язга калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев