Вакцина бар кешегә җитә
Сишәмбе район үзәк хастаханәсенә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның 500 дозалык яңа партиясе кайткан.
Баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков сүзләренә караганда, 400дән артык баулылы чиратка язылган.
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасының прививка кабинетында бер көндә 100дән артык кешегә вакцина ясау мөмкинлеге бар, район авылларында көн саен 30га якын кешегә ковидка каршы прививка ясала.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев