Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның төп дәүләт уку йортларына күпме бюджет урыны бирелгән?

Татарстанда абитуриентларны укырга кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды, хәзерге вакытта документлар кабул ителә. Республика югары уку йортларына бакалавриат, специалитет, магистратура программалары буенча 23 346 бюджет урыны бирелгән, шул исәптән дәүләтнеке булмаган вузлар өчен – 550 урын. Кабул итү кампаниясендә 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт вузы катнаша.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Ул соңгы өч елда Татарстан уку йортлары өчен каралган бюджет урыннар 6 процентка артканын билгеләп узды.

«Абитуриентка нинди белем бирү программасы туры килүен, вузлар исемлеген карау өчен, укырга керүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталында «Подбор вуза» сервисыннан файдалана ала», – диде министр.

Бюджет урыннары түбәндәгечә бүленгән:

  • Казан федераль университетына барлыгы 7831 урын каралган.
  • Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетына (КХТИ) 4038 бюджет урын бүлеп бирелгән.
  • Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университетына (КАИ) бюджет нигезендә 2752 урынга кабул итәчәкләр.
  • Казан дәүләт энергетика университетына 1905 урын бүленгән.
  • Казан дәүләт аграр университетына 1268 бюджет урыны каралган.
  • Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында – 1190 бюджет урыны.
  • Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә 928 бюджет урыны каралган.
  • Калган 3436 урын башка уку йортлары арасында бүленәчәк.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бюджет урыннарының иң күбе педагогикага, инженер-техник юнәлешләргә каралган. «Бу – мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологияләре, машина төзелеше, авыл, урман, балыкчылык хуҗалыгы, техника һәм төзелеш технологияләре һәм башкалар», - дип ачыклык кертте ул.

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев