Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар субсидияне соципотека каплау өчен куллана ала

Татарстанның 980 гаиләсе өченче бала өчен бирелгән 450 мең сум субсидияне соципотеканы каплау өчен куллана ала. Бу яңалык өченче яки аннан соңгы баласы 2019 елның 1 нче гыйнварыннан соң туган гаиләләргә генә кагыла.

ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Булат Гыйльманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат  конференциясендә социаль ипотека программасында катнашучыларга өченче бала өчен 450 мең сум дәүләт субсидиясе бирелгәнен искәртте. Бу бары тик өченче һәм аннан соңгы баласы 2019 елның 1 нче гыйнварыннан соң туган гаиләләргә кагыла. Булат Гыйльманов соципотеканы каплау өчен механизм гамәлгә кертелгәнен әйтте.

«Татарстанның дүрт шәһәрендә — Казанның ике офисында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада соципотекада катнашучылар килеп, 450 мең сумны алу өчен гариза яза ала. Гаризаны офиста вәкилләр язарга булышачаклар», — диде.

Әти-әнинең, 14 яшьтән башлап балаларның паспортлары, нотариуста расланган бала туу турында таныклык, мәҗбүри пенсия иминияте полислары, соципотека, займ килешүе, түләү турында белешмәләр кирәклеген әйтте. Бу бары тик 2019 елга кадәр торак фонды белән займ килешүе төзергә өлгергәннәр өчен.

Булат Гыйльманов 2019 елда торак фондны займ бирергә хаклы оешмалар исемлегеннән төшерелгәнен искәртте.

«Займ килешүе булмаганнарга рефинанслау мөмкинлеге бар. Берәр банкка барып ипотека алып, соципотеканы каплый алалар. Рефинанслау механизмы аша 450 мең сум ала, бу очракта заявканы Дәүләт торак фонды түгел, шушы кредитны биргән банк юллаячак», — дип аңлатты. Шул рәвешле, займы булганнар Дәүләт торак фонды аша ала, соципотекада калганнар, ләкин займ килешүе булмаганнар банк аша 450 мең сум алачак. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/02-08-2021/tatarstanda-980-gail-450-me-sum-subsidiyane-sotsipotekany-kaplau-chen-kullana-ala-5832350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X