Татарстанда ковид белән авыручыларның рекордлы саны теркәлде
Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 106 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган, дүрт кеше вирусны республикадан читтә йоктырган.
Татарстанда коронавирусның 106 яңа очрагы ачыкланган — бу статистика алып барыла башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч.
«27 пациент хастаханәдә, 79 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Дүрт кеше инфекцияне Татарстаннан читтә, калганнар контакт юл белән йоктырган. 30-50 яшьлекләр арасында 29 кеше авырган, шулай ук 50-60, 60-70 яшьлекләр арасында авыруның 24 һәм 23 очрагы теркәлгән. 18 яшькә кадәр кешеләр арасында авыруның дүрт очрагы теркәлгән.
Казанда 58, Чаллыда 13 кеше авырый. Районнар арасында антирейтингта беренче урында Түбән Кама — монда алты кеше авырган.
Республикада барлыгы 12 890 коронавирус очрагы теркәлде. 10,6 мең кеше терелеп беткән, шул исәптән узган тәүлектә 20 кеше дәваланып беткән.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев