Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сентябрьдә Татарстанда эшсез кешеләргә балалары өчен 181 млн сум пособие түләячәкләр

Республикада 60,3 мең баланың әти-әнисе булган 36,7 мең эшсез кеше исәптә тора.

Татарстанда мәшгульлек хезмәтләрендә исәптә торган эшсез кешеләргә балигъ булмаган балалары өчен түләүләр озайтылачак. Сентябрьдә алар эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен 3 мең сум акча алачак. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«9 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, безнең төбәктә 60 мең 372 баланың әти-әнисе булган 36 мең 705 эшсез кеше исәптә тора. Сентябрьдә аларның балигъ булмаган балаларына түләү өчен акча күләме 181 млн 116 меңне тәшкил итә», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.


Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/15-09-2020/sentyabrd-tatarstanda-eshsez-keshel-rg-balalary-chen-181-mln-sum-posobie-t-l-yach-kl-r-5771686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев