Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә гаилә ипотекасы шартларын катгыйландыралар

Гаилә ипотекасы буенча ташламалы ставка срогын 15 елга кадәр чикләргә мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта гаилә ипотекасы еллык 6 процент ставка белән бирелә, ә ташламалы һәм базар ставкасы арасындагы аерманы банкларга дәүләт түләүләр тәмамланганчы компенсацияли.

Документ проекты нигезендә, 2026 елның 1 июленнән рәсмиләштерелгән кредитлар өчен дәүләт компенсациясе килешүләр төзелгән вакыттан алып 15 елдан артык түләнмәячәк. Шушы вакыт тәмамланганнан соң субсидияләү туктатылачак.

Нәтиҗәдә заемщиклар базар шартлары буенча исәпләнгән ставкаларга күчерелергә мөмкин. Торак сатып алуга кредитлар өчен алар "төп ставка плюс 2 процент" формуласы буенча билгеләнәчәк, ә индивидуаль торак төзелешенә займнар өчен – "төп ставка плюс 2,5 процент" формуласы белән. Яңа кагыйдәләр әлегә фикер алышу стадиясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев