Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

География, әдәбият һәм химиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

География, әдәбият, химия буенча 31 майда тапшырылган БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы порталы хәбәр итә.

География буенча БДИны 144 кеше тапшырган. 5 укучы — 100 балл, 41 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйгайн. Бер укучы гына 37 баллдан түбәнрәккә тапшырып, бусаганы үтә алмаган. Татарстан Республикасы буенча географиядән БДИның уртача баллы — 69,46.

Әдәбият буенча БДИны 909 кеше биргән. 35 кеше 100 балл, 208 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. 13 катнашучы бусаганы (32 балл) уза алмаган. Татарстан Республикасы буенча әдәбияттан БДИ нәтиҗәсе уртача 67,08 балл тәшкил итә.

Химия буенча БДИны 2 414 кеше биргән. 35 укучы 100 балл, 537 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. 242 катнашучы бусаганы (36 балл) үтә алмаган. Татарстан Республикасы буенча химиядән БДИның уртача баллы — 62,71.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белергә мөмкин, БДИда катнашучыларның барысы да турында да мәгълүмат Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендә рәсми сайтта урнаштырылган.

Шулай ук «РЦМКО» ДБУ сайтында «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә  имтихан нәтиҗәләрен алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган.

БДИ бирүчеләр баллары белән килешмәгән очракта 17 һәм 18 июньдә апелляциягә бирә ала.  Апелляцияләрне карау 2021 елның 22 июнендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев