Эшләүче пенсионерларга быел индексация ясыйлармы?
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерларга быел индексация ясыйлармы?

Ел саен 1 августта Пенсия фонды пенсияләрне кабат исәпли.

Быел эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттыру турында Пенсия фондының Чаллы буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Фатыйховтан белешкән.

Эдуард Фатыйхов сүзләренчә, ел саен 1 августта Пенсия фонды эшли торган пенсионерларның пенсиясенең иминият өлешен кабат исәпли. Моның өчен гариза язарга кирәкми. 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсиясен быел исәплиләр. Мондый исәп-хисап былтыр иминият взнослары керткән кешеләрнең пенсиясенең иминият өлешенә кагыла. Яңадан исәпләгәннән соң пенсияне арттыру күләме пенсия коэффициентлары белән чикләнә, диелә бу хәбәрдә.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-07-2020/eshl-che-pensionerlarga-byel-indeksatsiya-yasyylarmy-5755374

 


Нет комментариев