Эксперт нинди SMSларны ачарга ярамаганлыгын аңлатты
Хәбәрдә булган сылтама буенча күчү гаджетны вирус белән зарарлауга китерергә мөмкин.
Кайбер SMS-хәбәрләрне ачып тормыйча гына юк итәргә кирәк.
SMS ачканчы, һичшиксез, аны җибәрүчегә игътибар итәргә кирәк. Таныш булмаган кешедән килгән яисә адресанты гомуми исем белән күрсәтелгән SMS-хәбәрләрне укып тормыйча гына бетереп ату хәерлерәк.
«Әгәр SMSта килеп җитә алмаган MMS-хәбәре турында язылган икән, сылтама буенча күчәргә киңәш ителми. Кайвакыт сылтама шунда ук push-тәрәзәдә күренә. Һәм җинаятьчеләр сез әлеге сылтамага ялгыш кына булса да басып күчәрсез дип өметләнә», – дип аңлатты эксперт.
Шулай ук сылтама буенча күчкәндә гаджетны вирус белән зарарлау куркынычы бар. «Хәбәргә тизрәк җавап алу өчен нинди генә акцияләр, ташламалар вәгъдә ителмәсен, иң яхшысы мондый SMSларны бетереп ату», – дип йомгаклады ул.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев