Битлек режимы гамәлдә
Баулыларга җәмәгать урыннарында саклану чараларын кулланырга киңәш ителә.
Республикада чикләү чаралары киметелсә дә, кешеләр аеруча күп була торган урыннарда, шулай ук кибетләрдә һәм хезмәт күрсәтү биналарында битлек режимы саклана. Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге полиция начальнигы Дамир Гатиятуллин сүзләренә караганда, узган атнада безнең районда 26 кеше битлек режимын бозган, бу узган атнадагы күрсәткечтән 6 кешегә күбрәк. Татарстанда коронавирус белән бәйле хәл район халкының үз сәламәтлегенә сак карашта булуын таләп итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев