Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда шторм турында кисәтү игълан ителде

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге төнлә секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә шторм турында кисәтү игълан итте.
Бүген кич, 17 февральдә, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез, 18 февральдә, республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Бүген кичке 9дан иртәнге 6га кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге секундына – 25, Казанда 22 метрга кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, кар, шул исәптән юеш кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Көндез Татарстанның кайбер районнарында көчле явым-төшемнәр көтелә, дип кисәтә синоптиклар.
Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараячак, юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Иртән һәм көндез республика территориясендә томан төшүе көтелә.
«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә буран һәм томан вакытында юлларда сак булырга кирәклеге хакында искәрткән иде инде.
Фото: Михаил Захаров, архив

https://tatar-inform.tatar/news/society/17-02-2020/tatarstanda-k-chle-il-m-buran-arkasynda-shtorm-turynda-kis-t-ig-lan-itelde-5723187

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев