Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Белешмәне теләсә кайсы шәһәрдә алырга була

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә түбәндәге ике төр белешмә бирү гадиләштерелгән: хөкем ителү-ителмәү турында һәм наркотиклар кулланганга административ җәза факты булу-булмау турында белешмәләр.

Хәзер андый белешмәләрне  Татарстандагы күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисыннан алырга мөмкин, хезмәтне алуга гаризаны кайда язу мөһим түгел.

Күпфункцияле үзәкләрдә хезмәт күрсәтү стандартлары нигезендә, хезмәтләр күрсәтү схемасы гади: документка гариза язу һәм аны алу бер үк офиста башкарыла. Алда телгә алынган белешмәләрне алуга килгәндә, гаризаны бер офиста тапшыру, икенчесендә алуның техник мөмкинлеге барлыкка килгән. Белешмәләрне әзерләү вакыты – 30 көн. Алар әзер булган вакытта кеше республиканың башка почмагында булса, документны шул җирдә алырга мөмкин. Ел башынан күпфункцияле үзәкнең Баулы филиалында мондый белешмәләргә 300дән артык кеше заказ биргән.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев