Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы – талкыш-кәләвә ясау остасы

Талкыш-кәләвә – татар милли ризыгы. Ул балалар яратып ашый торган баллы мамыкка охшап тора. Тәме белән хәлвәне хәтерләткән тәмлекәчне күпләр ярата. Баулылы Нәзирә Фәритова талкыш-кәләвә ясау белән бер елга якын шөгыльләнә. Әлеге көнгә кадәр ул якыннарын телне йотарлык талкыш белән сөендерә.

Чәк-чәк, өчпочмак, кош теле кебек милли ашларны һәркем белә, ләкин татарның тагын бер милли, чәй тәме – талкыш-кәләвә күпләргә бик үк таныш түгел. Безнең Баулыбызда әлеге татлы ризыкны ясый белгән оста бар икән. Талкыш-кәләвәне Нәзирә ханым элек-электән ярата. Үзе тумышы белән Казан ягыннан булган ханым, туган якларыннан Баулыга кайтканда, башкала кибетеннән талкыш-кәләвә сатып алып кайта торган булган. Хәзер ул әлеге десертны үзе ясап карарга булган.

– Узган елның языннан башлап, талкыш-кәләвә ясый башладым, – ди Нәзирә ханым. – Аны ясау җиңелләрдән түгел. Баштагы мәлләрдә килеп чыкмады, кат-кат ясап карап, тәҗрибә туплагач кына яхшылап килеп чыга башлады.  Ул бик үзенчәлекле ризык. Карамель кайнатканда, вакытын белеп, бер секунд соң, бер секунд алдан сүндерергә ярамый, алтын урталыкны табарга кирәк. Бик җаваплы эш, шул вакытта хәтта өйдәгеләрнең, минем янда йөрмәүләрен үтенәм.

Нәзирә ханым әйтүенчә, талкыш-кәләвәгә азык-төлекнең дә иң сыйфатлылары кирәк.

– Онның да, шикәрнең дә сыйфатлыларын, ак майның да 82 процентлысын гына алам, – ди Нәзирә ханым. – Яхшы азык-төлектән ясасаң, суыткычта озак саклап була.

Нәзирә ханым сүзләренчә, талкыш-кәләвәне салкынча һавада пешерергә кирәк. Җәй көне кондиционер астында.

– Мин үзем кыш көне форточканы ачып ясыйм, – ди ул.

Талкыш-кәләвә ясау серләре хакында тулырак Баулы телевидениесе эфирында карый һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ