Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыларны сак булырга өндибез

Сулыкларда кешеләрнең гомерләрен саклау кагыйдәләрен бозган өчен җәза каралган.

Суга бату очраклары арту белән бәйле рәвештә, Баулы районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләрнең гомерләрен саклау кагыйдәләре нигезендә  (Татарстан Министрлар Кабинетының 2009 елның 23 апрелекарары белән расланган), түбәндәгеләр тыелуы турында хәбәр итә:

  • кисәтү һәм тыю билгеләре һәм язулары булган элмә такталар куелган урыннарда су коену;
  • балаларга ата-ана күзәтүеннән башка су коену;
  • сулыкларны һәм аларның яр буйларын пычрату, чүп ташлау;
  • исерек килеш һәм наркотик исереклеге хәлендә су коену.

Су объектларында кешеләрнең гомерләрен саклау кагыйдәләрен бозган өчен, Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, кисәтү яки штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган: гражданнарга – 1000 сумнан 1500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 4000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик затларга – 40 000 сумнан 50 000 сумга кадәр.

Фото: «Баулы-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев