Баулылар мобилизацияләнгән якташларына ярдәм итә
Баулы районында мобилизация буенча алынган ир-егетләргә ярдәм җыю дәвам итә. Бу игелекле эштән Салих авылы халкы да читтә калмаган. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә Салих авылы клубы аккомпаниаторы Тәслия Галиева хәбәр итте.
Салих авылыннан мобилизация буенча Ильшат Рәхмәтуллин белән Руслан Нигъмәтуллин киткән булган.
– Авылда һәм бүгенгесе көндә читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәме белән, мобилизация буенча киткән егетләргә аз гына булса да ярдәм йөзеннән, авыл халкы акча җыйды, – дип сөйләде Тәслия Галиева “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Акча җыюны Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова оештырды һәм егетләргә тапшырды. Барлык авылдашларга чын йөрәктән зур рәхмәтләребезне әйтәбез.
Илшат Рәхмәтуллин белән Руслан Нигъмәтуллин, үзләре дә, авылдашларына бик зур рәхмәтләрен әйтеп, хәбәр биргәннәр.
Авылдашлары мобилизацияләнгән егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп кала.
Тәслия Галиева, илдә барган вакыйгаларга борчылып, күңелендә булган хисләрен шигырь юлларына салган. Шигырьне биредән укырга мөмкин http://bavly-tat.ru/news/shig'riyat/ozatyp-kaldy-kupme-analar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев