Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар ковид белән чирли әле

24 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Баулы районында коронавирус белән авыручы дүрт кеше һәм алар белән элемтәдә булган дүрт кеше исәпләнә.

Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр иткәнчә, Баулы районында пандемия чорында 113 кеше ковид йоктырган, аларның 12се үлгән. Хәзерге вакытта районда дүрт контактлы кеше һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы дүрт кеше исәптә тора, аларның икесе хастаханәдә дәвалана.

Район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, авырулар арасында прививка ясаткан кешеләр булганы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев