Яңалыклар

Баулы урамнарын кардан чистарта башладылар

Дүшәмбедән шәһәр урамнарында кар чистарту техникасы эшли башлады.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе баш инженеры Вадим Шәрифуллин сүзләренә караганда, барлыгы 12 берәмлек техника әзерләнгән, бүгенге көндә аларның әлегә бишесе генә эшли. Шәһәр урамнарына юлларны чистарту белән бергә ком да сибүче бер катнаш техника, ике МТЗ тракторы, АНТ-750 ком төяткече һәм МТЗ-320 мини-тракторы хезмәт күрсәтә.

Кардан арындыру техникасы паркы ел ахырына кадәр тагын ике катнаш машина белән тулыланачак.

Октябрь мәйданын тәртиптә тоту һәм кардан чистарту өчен биш эшче һәм ротор, щетка һәм төягеч белән җиһазланган АНТ-100.1 техникасы беркетелгән. Мәйданнан карны даими чыгарып барачаклар.


Нет комментариев