Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында “Җәяүлеләр юл кичүе” профилактик чара үткәрделәр

Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, 13-22 ноябрьдә Баулы районында "Җәяүлеләр юл кичүе" профилактик чарасы уза.

Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматына караганда, быел безнең районда велосипедчыны бәрдерү очрагы булган.
Тәүлекнең караңгы вакыты җәяүлеләр өчен аеруча куркыныч. Кешеләр күп очракта киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар куймыйлар.
Баулы ЮХИДИ инспекторлары әлеге чорда җәяүлеләргә юл бирмәү, юл аша тиешсез урыннан чыгу очракларын ачыклауга аеруча зур игътибар бирә. Торак пунктлардан читтә аварияләрне булдырмау, яктылык кайтаргыч элементлар куллануны тикшерү эше дә алып барылачак.
Җәяүлеләр инфраструктурасы объектлары торышына контроль дә көчәйтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев