Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда яңадан "Мәдәни мохит" проекты тормышка ашырыла

9 июньнән Баулыда «Мәдәни мохит» старт алды. Баулылар яраткан проект яңадан вакытны кызыклы һәм саф һавада файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Җиңү һәм Хезмәт даны паркында бик күңелле һәм кызыклы чаралар узды. Биредә, берничә мәйданчыкта, төрле "утраучыклар" оештырылды. Паркка килгән һәркем үз зәвыгына нидер таба алды.

Мисал өчен, музыка мәктәбе янәшәсендә зур булмаган мультипликация батлы оештырылды.

Паркта агач күләгәсендә Фәнис Яруллина музее хезмәткәрләре урнашты. Биредә балалар өчен “Фәнис Яруллинның кабатланмас таланты” дип исемләнгән музей сәгате үткәрелде. Балалар танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук зур булмаган театральләштерелгән тамаша карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев