Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда укучыларны Ватан варислары сафына алдылар

Бүген, 16 ноябрьдә, татар гимназиясендә икенче сыйныф укучыларын – эзтабарлар, ә бишенче сыйныф укучыларын Ватан варислары сафларына кабул иттеләр.

Чара гимн тыңлау белән башланып китте. Һәр отряд дружина советы рәисенә рапортлар тапшырды. Кечкенә эзтабарлар да, ватан варислары сафына басучылар да ант бирделәр. Җиденче сыйныф укучылары ватан варислары сафына басучыларга галстуклар тактылар.
– Мин бу чараны түземсезлек белән көттем, – ди Рузанна Идиятуллина. –Хәзер инде безгә тагын да тырышыбрак укырга, акыллы, тәртипле булып, чараларда актив катнашырга кирәк.
Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев