Коронавируска каршы прививканы хәзер кичен дә ясатырга мөмкин булачак.
26 майда Баулы район үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау буенча өстәмә кабинет ачыла. “Баулы-информ”га бу хакта медучреждение баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.
Пункт район хастаханәсенең 306нчы кабинетында эш көннәрендә 17-19 сәгатьләрдә эшләячәк.
Баш табиб билгеләп үткәнчә, прививка ясатыр өчен, паспорт, СНИЛС, ОМС полисы булу зарур.
Ковидка каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә, авыл ФАПларында, “Ватан” өстәмә пунктында (9-12 сәгатьләрдә) да ясатырга мөмкин. Коллектив вакцинация ясау кирәк булса, медиклар предприятиеләргә дә бара.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев