Баулыда “Каршы як полоса” рейды башланды
15 июльдән 28 июльгә кадәр Татарстанда “Каршы як полоса” профилактика чарасы үткәрелә.
Быелның алты аенда республикада каршы як полосага чыгу аркасында 98 авария теркәлгән. Аларда 49 кеше үлгән, 156 кеше имгәнгән. Баулы районында каршы полосага чыгу кагыйдәләрен бозганга 71 административ беркетмә төзелгән.
Узу маневрын башлаганчы полосаның буш булуына һәм башка катнашучыларга куркыныч тудырмауга инанырга кирәк. “Узу тыела” билгесе булганда, тоташ сызык өстеннән, юлның калкулык яисә борылыш кебек күренү чикләнгән участокларында узу катгый тыела. Кагыйдә бозучыларга 5000 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы каралган, кабатланса – хокуктан 1 елга мәхрүм итәләр. Шундый закон бозу өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүчегә кабаттан каршы якка чыкканга җинаять җаваплылыгы (3 елга кадәр иректән мәхрүм итү) каралган.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев