Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда ГТОның яңа мәйданчыгын ачтылар

Баулының «Трехгорка» чаңгы базасы территориясендә ГТО нормативларын тапшыру өчен мәйданчык ачылды. Бу районда шундый икенче объект. Ул «Россия спорты» милли проекты һәм дәүләт программасы кысаларында төзелгән.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Сафиуллин катнашында узды. Ул яшь спортчыларны, спорт ветераннарын һәм баулыларны әлеге вакыйга белән котлады. Хәзер биредә төрле яшьтәге кешеләр ГТО нормаларын тапшыру өчен күнегүләр ясый алачак.

ГТО мәйданчыгы заманча стандартларга туры китереп җиһазландырылган: биредә турниклар, перекладиннар, култыксалар, гимнастика эскәмияләре һәм ГТО комплексы нормативларын үтәү өчен кирәкле башка элементлар урнаштырылган. Комплекс якынча 300 квадрат метр мәйданны били һәм җирлеге махсус резина белән капланган. Монда ук нормативлар турында мәгълүмати стендлар урнаштырылган.  Спорт һәркем шөгелләнә дә алырлык булырга тиеш, шуңа да җиһазларның бер өлеше сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган.

Тантаналы ачылыштан соң яңа мәйданчыкта җиңел атлетлар өчен беренче эстафета узды - яшь спортчылар объектны рәхәтләнеп сынадылар.
 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның өлешен арттыруга юнәлдерелгән, ә ГТО комплексы нәкъ менә массакүләм спорт үсешенең төп драйверы дип танылган. 2 нче спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Виктория Алексеева билгеләп үткәнчә, быел Баулы районында 387 кеше ГТО нормативларын үтәгән, шуларның 68е тиешле билгеләргә лаек булган.

Фото: Айгөл Идиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев