Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда Covid-19га каршы вакцинация ясау дәвам итәчәк

Өлкән яшьтәге баулылар өчен коронавирус инфекциясе аеруча куркыныч булып кала бирә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүе күзәтелә. Республикада гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды. Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева район җитәкчелеге белән атналык киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, Баулы районында да Covid-19 белән авыручылар саны кимү күзәтелә.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, бүген Баулының инфекция госпиталендә 13 пациент ята, шуларның 12се – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, алар барысы да вакцинация узмаганнар. Баулы районында вакцинация чорында ковидка каршы барлыгы 20844 баулылы прививка ясаткан, шул ук вакытта өлкән яшьтәге халык арасында 6268 кеше генә вакцинация узган.

“60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аерым тукталып китәсе килә, алар вакцинация узарга ашыкмый, әмма нәкъ менә алар еш кына авыруларга дучар була, – дип ассызыклады Глеб Алексеев. – Районда вакцинация һәм ревакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә безнең хастаханәдә Covid-19га каршы вакцинация өчен берничә төрле препарат бар”.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, агымдагы елның маенда коронавирус инфекциясенең чираттагы дулкыны көтелә. “Яңа дулкынның нинди булачагын без әлегә белмибез”, – дип йомгаклады чыгышын Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев