Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда балыкчыларны кисәтәләр

Кышын боз өстендә балык тоту кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә Баулы районында бозда фаҗигаларны булдырмау максатыннан рейдлар уздырыла.

Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина күлләрне һәм Ык елгасы үзәннәрен карап чыга, андагы балыкчыларны юка боз өстенә керүнең куркыныч тудыруы турында кисәтә.

Балыкчылар үз иминлекләрен иң беренче чиратта үзләре кайгыртырга тиеш. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кешеләрнең сулыкларга балык тоту өчен җиһазланмаган урыннарга кермәүләрен үтенә.

Кышын сулыкларга аяк басучыларга түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:

  1. Бозга керер алдыннан, аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.
  2. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, шулай ук төнлә боз өстенә керергә ярамый.
  3. Сулыкта агач, куак, камышлар янындагы боз нык катмаган, ышанычсыз була.
  4. Сулыкта бәке тишкәндә, аларны бер-берсенә янәшә урыннарда тишмәскә кирәк. Шулай ук, бер урында берничә кеше җыелып торудан да сакланырга кирәк.
  5. Һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югары торса, бозның ныклыгы 25 процентка кими.
  6. Бозның калынлыгын гади күз белән дә билгеләргә мөмкин: зәңгәрсу төстәге боз – ныклы, ак төстәгесе  – ике тапкыр юка, соры яисә саргылт боз  ышанычсыз була.

Фото: Кызылъяр авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев