Баулы укучылары кыяр һәм яшел тәмләткечләр үстерә
Татар Кандызы авылы укучылары мәктәп теплицасында үстерелгән кыяр һәм яшел тәмләткечләрдән авыз итә башлаганнар.
Укучылар кыяр, яшел суган һәм укропны дәрестән тыш вакытларында биология укытучылары Гөлнара Вәгыйзова җитәкчелегендә үстерәләр. Яшел тәмләткечләр уңышын алар март башында ук ала башлаганнар. Беренче кыярларны исә бу атна башында авыз иткәннәр.
Укучылар теплицада һәм тәрәзә төпләрендә помидор, чәчәкләр үсентеләре дә үстерәләр. Көннәр җылыткач, аларны мәктәп бакчасына күчереп утыртачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев